Каршы искән җилгә карама әле, нык бул, балкып яшә,  Түбән Карамалы! 26.12.2015

Автор: Резида Валитова.

Фото: Динар Калимуллин.
Источник: издательский дом "Кызыл таң"

Каршы искән җилгә карама әле, нык бул, балкып яшә, Түбән Карамалы!

Кайчандыр биредә “Кызыл таң” колхозы булган.

Республикада мондый исемле авыллар байтак кына. Иглин районында – Карамалы, Туймазыда – Карамалы- Гобәй, Стәрлебашта – Карамалы-Бузат, Миякәдә - Яңа Карамалы, Авыргазыда – Иске Карамалы белән Чуваш Карамалысы, Чишмәдә - Карамалы. Алар Пенза өлкәсенең Никольский районы, Татарстанның Азнакай, Әлки районнарында да бар, Башкортстанда Карамалы елгасы ага. Ярмәкәй районында исә татарлар яшәгән Түбән Карамалы белән башлыча чувашлар төяк иткән Урта Карамалы авыллары яши. Без милләттәшләребез көн күргән төбәккә сәфәр кылдык, чөнки авылга тиздән 260 ел тула..

Безнең өчен шунысы да мөһим - кайчандыр биредә “Кызыл таң” колхозы булган. Һаваларда очкан кошлар Ыкка китәдер кебек... 2016 елда көтеләчәк тарихи вакыйга якынлашканда, авыл тарихына күз салу урынлы булыр. Күп гасырлар элек бу җирләрдә Кыр-Елан ыруы башкортлары яшәгән. 1756 елда Троицкий бакыр эретү заводына вотчина җирләрен бүлгәндә, әлеге авыл булачак урынга Рәтамактан Азналы Күсәгулов килеп утырган. 1779 елда Карамай Карамсин һәм аның 4 утары төпләнгән. Аларның һәрберсе ел саен 10 тиен оброк түләргә бурычлы булган. 1805 елның 1 мартындагы килешү буенча биредә Ишәй белән Әбдерәй Ишмәмәтовлар гаиләсенә дә урын табылган. 1808 елның 1 сентябрендә мордва милләтеннән булган Радион Андреев һәм 1811 елның 6 июлендә Федор Кириллов, 1808 елның беренче сентябрендә чуваш милләтеннән Семен Петров һәм 1811 елның 1 сентябрендә Дмитрий Федоров, алар белән янә 22 кеше килеп утыра. 1759 елда авыл Азналы-Карамалы дип атала.ХVIII – ХIХ гасырлар башында Югары Азналы- Кырамалы (Мордва Карамалысы) һәм Урта Азналы- Карамалы (Чуваш Карамалысы) бүленеп чыга, ә Түбән Карамалы татар авылы булып кала. Ык елгасы буенда урнашкан авылларның үзгә бер яме бар. Йөгрек елга сулары, уйчан уйсулыклары, ерып чыккысыз әрәмәлекләре генә түгел, халкының тормыш гаме белән үзенчәлекле алар. Елга буена урнашкан авыллар күп, әмма ике республиканың чигендә, аларны аерып түгел, ә берләштереп агып яткан Ык кешеләр тормышында мөһим урын тота, ул каккан ярларны төяк иткәннәр моны бик яхшы аңлыйдыр. 

Ярмәкәй районының Ык ярында урнашкан Түбән Карамалы авылындагы шушы гамьне тоеп калырга теләүчеләр бирегә “Ык елгасы – ата-бабалар иле” фестиваленә җыела. 14нче тапкыр үткәрелгән чарага Татарстан Республикасы, Ырымбур өлкәсеннән дә сәнгать сөючеләр килә. Билгеле булуынча, Ярмәкәй районында этно-агро туризмны үстерү буенча байтак эшләр башкарыла. Дүртенче ел рәттән Түбән Карамалы халкы “Русия – күптөрлелек бердәмлеге” программасы буенча туристлар кабул итә. Алар бавырсак пешерү дәресләрендә, балага исем кушу йоласында катнаша, үзләре каймак аертып карый, умарта белән таныша. Бу эшләрне авылның старостасы һәм мулласы Ринат Гаделшин башлап йөри. Аңарда авыл халкын ияртү сәләте бар, ул аны төзекләндерү, тирә-якны тазарту, сафландыру эшләрендә уңышлы куллана. Шуңа да авыл зираты һәрвакыт тәртиптә, урамнар чиста, йортлар төзек, өй аллары җәен чәчәккә күмелә. Ә шулай да, халык фикеренчә, авыл белән “Карамалы” хуҗалыгы рәисе Фәнил Шәйдуллин идарә итә.

DNK_0133.JPG

“Фәнил әйтсә - хак әйтә!”

Беренче карашка кырыс, аз сүзле Фәнил Мөҗәһит улы кулыннан эш килгән чын ир-атларча аз һәм кирәген генә сөйләде.Аның сүзләренә караганда, биредә 1991 елга кадәр “Спартак” совхозының Түбән Карамалы отделениясе эшләгән. Соңыннан ул таркалып, төрле үзгәрешләр кичерә, ә Түбән Карамалы бүлекчәсе аерым хуҗалык булып оеша. Әле биредә 2900 гектар җир эшкәртәләр. - 2011 елдан башлап 14 миллион сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алдык, башлыча үзебез эшләп тапкан акчага, - диде ул. – Кулда сабан булгач, җир тилмертеп ята торган халык юк монда. Кыска, әмма аңлашыла. Юкка гына “Фәнил әйтсә - закон”, - димиләр икән монда. Хуҗалыкта 382 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Узган елда “500 ферма” программасында катнашучы статусына ия булганнар. Кыска гына вакытта байтак эшләр башкарганнар. Алар төзекләндерүдән башланган. Әле яңа җиһазлар сатып алу бара, сөт блогы үзгәртелеп төзелә, эшчеләр өчен уңай шартлар тудырыла. Биредә “бестужев” токымлы маллар асрала. Аларны кышлату, күп сөт алуның сере, беренче чиратта, туклыклы азыкта, савым көтүенең баланслы туклану рационында. Биредә җитәрлек күләмдә сусыл һәм тупас мал азыгы әзерләнгән, 36,4 берәмлек, 20 мең тонна силос, 4500 центнер печән әзерләнгән. Барлык мөмкинлекләрне файдаланып, киләчәктә югары продуктлы токымлы мал үрчетүгә йөз тоталар. Хуҗалыкта 31 кеше эшли. Шунысы игътибарга лаек, халык монда шәхси хуҗалыктагы мал санын киметмәгән. Кайбер йорттан 5-6 сыер, 6-7 башмак көтүгә чыга. Бу кадәрле малны хуҗалык ярдәменнән башка асрау читен, билгеле. Шуңа да биредә хуҗалык һәм халык мәнфәгатьләре бер-берсеннән аерылгысыз.

DNK_0170.JPG

Халык – җырлы ул

Бар бит, шөкер, авылларның рух сакчысы булган абзыйлар, йөзек кашы – апа, җиңгиләр! Алар сәхнәгә дә менә, төрле тәрбияви чараларда катнаша, яшьләргә өлге булып тора. Түбән Карамалы авылында да бар андыйлар. “Ахирәтләр” ансамбленә йөрүчеләрнең яше һәрберсеҗитмештән өстә. Әмма аларның янып торган йөзләре, очкынлы күзләренә карап, кайбер яшьләргә дә бирелмәгән яшәү дәртенә сокланасың. Аларны берләштерүче тагын бер сыйфат – җырга мәхәббәт. Халык җырларына өстенлек бирә алар, үзләре дә иҗат итә.

Безнең район Ярмәкәй,

Авылыбыз бәләкәй.

Авыр заманнарда үстек,

Шуңа буйлар бәләкәй, - дип җырлап каршы алды безне “Ахирәтләр”.

Чыннан да кечкенә дә, төш кенә үзләре! Флүра апа Шәйдуллина 35 ел гомерен авыл сәхнәсенә багышлаган, “Ахирәтләр” ансамблен оештыручы да ул. Гомере халык арасында узган, алдагысы да халыктан аерылгысыз бу хөрмәтле апаның.

Сәвия апа Сәүбанова – 7 бала әнисе. Гомер буе савучы булып эшләгән. 44 яшендә иреннән тол калгач, аңа тормыш арбасының төбенә җигелергә туры килгән. Хезмәт тәрбиясе алып үскән балалары әнисенең йөзенә кызыллык китерми, улы Ансар бүген хуҗалыкта ферма мөдире булып эшли, гомумән, бер эштән дә тартынмый.

Мөзәянә апа Мөхтәрова да – савучы. 5 кыз үстергән. “Утыз ел сыер саудым, - ди ул – Фермага көненә 3 тапкыр барабыз, сыерларны кул белән савабыз. Шул арада балалар үстерергә дә, үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнашырга да вакыт табыла. Яшьлек!” Яшьлек кенә микән... Ярсу тормыш дәртедер бу. 

- Без – сугыш чоры балалары, - ди бу хакта Әсма апа Галләмова. – Ак күмәчләр ашап үсмәдек, шуңа күрә кәлҗемәсе дә татлы иде. Яшәү кадерен белми буламыни?! Нинди матур заман килде – гөрләтеп яшә, батырып эшлә, уен-көлкедән дә чит булма! Без заманында сыерын да саудык, хәтта атын да, гектар-гектар чөгендер утадык. Аның сүзләрен куәтләп торучы Мирхәйдәр абый белән алар яшьлектә биргән антларга тугры булып, әле дә парлы, мәхәббәтле яши.

DNK_0205.JPG

Кәнзия апа Әбделхакова да ирен зур ихтирам белән искә алды. Әшраф абый 36 ел бухгалтер булып эшләгән, алдынгы карашлы кеше булган, балалары да, үзләренәохшап, уңган, өчесе дә югары белемле, оныклары Альмирне кечкенәдән “сәхнә йолдызчыгы” дип тә беләләр. Кәнзия апа үзе такмаклар, шигырьләр яза.

Ярмәкәйдә яшәүче авылдашлары Җәүдәт Ялаев “Ахирәтләр” ансамбленә гармун белән кушыла, аның җырга да осталыгы зур. Аларның дәртле җырлары үзләре белән саубуллашып киткәч тә, колакта озак чыңлап торды әле.

Түбән Карамалы авылының гасырларга сузылган тарихы Ык елгасыдай бормалы, тормышы аның суларыдай әле генә саегып китә, әле генә тулыша. Бүгенге чорны, заман зилзиләләреннән исән чыгып, тернәкләнеп, башны горур күтәреп, янә алга таба юл башлау дип билгеләргә буладыр. Шушы юлда башка беркайчан да югалтуларга дучар ителмичә, яңа уңышларга ирешүне телисе килә.