Мәчет булса – тормыш гөрли 14.12.2015

Автор: Резида Валитова.
       Источник: издательский дом "Кызыл таң"

Ярмәкәйдә якташлаорның уртак көче белән Аллаһ йорты төзелә

 

Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: “Мәчетләребезне матур, зур итеп төзегез!” диелә. Ярмәкәй районы үзәгендәге мәчет 1903 елда төзелә. Үз заманы өчен мәһабәт, матур бина бер гасырдан артык халыкка хезмәт итә - башта иман йорты булса, Бөек Ватан сугышы елларында госпиталь хезмәтен башкара, ярмәкәйлеләрнең күбесе аны Саклык банкы бинасы буларак та хәтерли, ә 1989 елда Тәлгать Габрахманов тырышлыгы белән бина янә дингә хезмәт итә башлый, биредә мәдрәсә ачыла.

Авыл-калаларыбызга иман кайта башлаган чорда күп җирдә яңа мәчетләр ачылды. Узган гасырның сиксәненче еллар ахырында республикада 94 Аллаһ йорты булса, хәзер алар саны 3 меңнән артып китте. Ярмәкәйлеләр дә матур, зур итеп төзелгән мәчет турында хыялланды. 2000 елда авылның бөтен яклап та күренеп торган калку урынында аңа нигез салынды. Алты ел буена төзелде мәчет. Әмма, кызганычка каршы, 2006 елда төзелеш тукталып калды. Моңа, заманнар үзгәреп китеп, төзелеш матералларына бәяләр арту, дин дәүләттән аерылган, дип халык мәнфәгатьләренә салкын караган җитәкчеләр дә сәбәпче булгандыр. Шулай да мәчет иганә исәбенә төзелсә дә, иганәчене җәлеп итү алар кулында бит.

Ниһаять, соңгы бер елда Ярмәкәй авылы мәчетендә төзелеш эшләре җанланды. Моңа шушы якта туып-үскән хәлле кешеләр сәбәпче булды. Алар, тыйнаклык күрсәтеп, исемнәрен атауны хуп күрми, шулай да, араларыннан иң өлкәнен атамыйча булмый ул  —Урта Карамалы авылында туып үскән, яшьлегендә сугышка кергән, соңыннан дәүләт иминлеге системасында эшләп, ФСБ полковнигы дәрәҗәсендә хаклы ялга чыккан Кашшаф Сәмигуллин. “Азан әйткән урыннан шайтан кача, мәчет булган җирдә тормыш гөрли”, - ди аксакал.

Аның сүзләрен яшьләр дә куәтли. Яңа гына үз эшен ачкан Илнур Шәрәфелисламов мәчеткә электр үткәргән, киләчәктә изге йортның тәрәзәләрендә янган ут якташларына аның изгелеге билгесе булып нур чәчәчәк.       Күптән түгел яңа мәчет янында өмә булды – уртак көч белән тирә-як чүп-чардан тазартылды. Ул көнне иртәдән кичкә кадәр бирегә Рә елгасы янында төзекләндерелә башлаган сусаклагыч төбеннән органик ашламалы туфрак – сопропель ташыдылар. Менә нинди затлы туфракта үсәчәк мәчет янындагы гөлләр! Бу эшне эшкуарлар Фәнүр Идиятуллин, Инсаф Шәрәфлисламов, Илнур Миңнекәев, Ришат Нәсыйбуллин, Илнур Әбунаев, Хәйдәр Исмәгыйлев оештырды.

IMG_7263.JPG

IMG_7265.JPG

Имам-мөхтәсиб Фидан хәзрәт тә бу көнне чалма-җиләнен эш киеменә алмаштырган иде – ул биредәге барлык эшләргә идарә итте. Без аны гәзиткә үзе өчен гадәти булган киемдә сурәткә төшүен үтендек. Авылдашлары гына түгел, башкалар да күрсен уңган хәзрәтне. Яңа мәчетнең алтын йөгертелгән манарасыннан иң беренче азан яңгыраганда, авыл халкы белән бергә, без дә көч биреп торачачакбыз аңа. Изге эшләрегез хәерле булсын, кардәшләр!